15 февральдә 100ләп кеше Баулының "Өмет" мәчетенә мөгаллимнәр вәгазен тыңларга җыелган. Баулы районы мөхтәсибәтеннән хәбәр итүләренә караганда, вәгазь кичәсенә Уруссуда урнашкан "Фәнис" мәдрәсәсе җитәкчесе, республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин һәм әлеге мәдрәсә мөгаллиме Габделхак хәзрәт килгән. Мәртәбәле хәзрәтләр авыл халкына ислам кыйммәтләре хакында вәгазьләр сөйләгәннәр, Хәнәфи мәзхәбенә кагылышлы сорауларны аңлатканнар.
Баулы районы мәхтәсибәте халыкны дингә чакыруда һәм динебезнең күркәмлеген җиткерүдә мондый төр вәгазь кичәләрен - дин әһелләре белән сөйләшүләрне уздыру бик мөһим дип саный. Алга таба да мөхтәсибәт "Фәнис" мәдрәсәсе мөгаллимнәре катнашында вәгазь кичәләрен уздырырга ниятли.