Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге хезмәткәрләре Тимергали хәзрәт, Айрат хәзрәт һәм Марсель хәзрәт 3нче төзәтү колониясендә булдылар. Әлеге төрмә Питрәч районының Пановка авылында урнашкан. Хәзрәтләр төзәтү колониясендә тоткыннарга вәгазьләр укыдылар. Шулай ук очрашу вакытында төрмәдә утыручылар дин әһелләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар һәм шушындый очрашулар уздырганнары өчен рәхмәтләрен әйттеләр.