14 февральдә Чирмешән авылы мәчетендә кичке вәгазьләр уку оештырылды. Мәчеткә җыелган авыл кешеләренә Хәбир хәзрәт Ханов "Һәр гамәл яхшыдан башланырга тиеш", Рөстәм хәзрәт Вәлиев "Кем сукыр: безме әллә начар күрүчеләрме?" дигән темаларга вәгазь сөйләделәр. Иманга чакырган сүзләрне, динебез кушканнар турында тыңларга 100ләп кеше җыелды һәм алар вәгазьләрне җылы кабул иттеләр, дип хәбәр итәләр безгә Чирмешәннән.
Шулай ук район имам-мөхтәсибе Минсәгыйр хәзрәт Миншин җирлектә эшләүче барлык имамнарның җыелышын уздырган. Җыелышта яшь имамнарны РИИ га читтән торып укырга җибәрергә һәм район авыллары мәчетләрендә атна саен кичке вәгазь кичәләрен оештырырга килешкәннәр.