Бүген республиканың Ютазы районында яңа мәчет ачыла. Әлеге “Мәхмүт” дип аталган мәчет Ютазының Уруссу бистәсенә урнашкан. Иман йорты ачылышы тантасында мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин һәм кунаклар, җирле халык катнаша.
Бүгенге көндә Уруссу үз мәдрәсәсе булган авылларның берсе. Биредә “Фәнис” һөнәри дини белем бирү мәдрәсәсе эшләп килә. Ютазы районында дистәдән артык мәчет-мәхәллә динебезгә, халкыбызга хезмәт итә.