9 февральдә Баулының "Өмет" мәчетенә яшь мөслимәләр белән балалар җыелды. Баулы мөхтәсибәтенең хатын-кызлар комитете оештырган әлеге күркәм чарада балалар арасында конкурс үткәрелде. Сабыйлар ислам нигезләре, Аллаһы Тәгалә һәм аның Пәйгамбәрләренең исемнәренә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән. Җирлектәге дин әһелләре балаларга төрле истәлек бүләкләре дә өләшкәннәр.
Аннары балаларга ислам кыйммәтләрен җиткерү ниятеннән оештырылган чара чәй табыны янында дәвам иткән. Мондый төр чараларны алга таба үткәрергә дә уйлыйлар.