13 февральдә сәгать 14:00 дә "Ярдәм" мәчетенә Казан абыстайлары җыела. Чараны "Мөслимә" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы үткәрә. Очрашуда мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, тарихчы Тәэминә Биктимерова һәм башкалар катнашуы көтелә.
"Мөслимә" оешмасы җитәкчесе Әлмира ханым Әдиатуллина хәбәр итүенә караганда, абыстайлар, мәчетләрдә дини сабаклар бирүче мөгаллимәләр яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү хакында сөйләшәчәкләр.