Россиядә хаҗны оештыру тарихында беренче тапкыр Россия рәсми делегациясе Согуд Гарәбстаны Корольлегенең хаҗ министры Бандар Хаҗар белән очрашты. Әлеге чарада шулай ук РФ Федераль Собраниесе Федерация советы рәисе урынбасары И. Умаханов, Россиянең Согуд Гарәбстанындагы илчесе О. Озеров һәм Н.Аширов катнашты.
Очрашуда сүз Россиядә яшәүче мөселманнарга хаҗ квотасы бирү турында барды.