27 гыйнварда ТР МДНнең "Зәкят" фонды һәм нәзарәтнең дәгъват бүлеге Казанның "Апанай" мәчетендә Татарстан авылларында дини эшчәнлек алып баручы яшь имамнар белән очрашу уздырды. Очрашуда мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, "Зәкят" фонды җитәкчесе Илнур Вәлиев, дәгъват бүлеге хезмәткәре Тимергали хәзрәт Юлдашев һәм имамнар катнашты.
Очрашуда сүз ничек итеп халык белән эшләү һәм әхлак кыйммәтләрен җиткерү турында барды. Дин әһелләре яшь имамнар юлланган авылларда дәгъват бүлеге хезмәткәрләре катнашында рухи тәрбияви чаралар уздырырга кирәк, дигән карарга килделәр.