Бүген Сабаның җәмигъ мәчетендә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме уздырылды. Мәүлидкә җыелган халыкка үзләренең үгет-нәсихәтләрен, вәгазьләрен ТР МДНнең дәгъват бүлеге хезмәткәре Тимергали хәзрәт Юлдашев, Казанның "Шамил" мәчете имамы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов, җирлектәге мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Яхин җиткерде. Пәйгамбәребезне олылаган һәм догалар, салаватлар кылынган мәҗлес бик күркәм төстә узды, дип хәбәр итәләр Саба мөхтәсибәтеннән.