25 гыйнварда Казанның “Гаилә” мәчетендә өлкәннәр өчен Мәүлид бәйрәме үткәрелә. Башкаланың Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан яңа мәчеттә Мәүлид бәйрәме уздырыла. “Мәхәллә халкын, шулай ук бәйрәмебездә катнашырга теләгән һәркемне күркәм чарага көтеп калабыз. Мәүлид бәйрәме ул Пәйгамбәребезне (Аллаһның рәхмәте вә сәламе булсын) олылаудан, аңар багышлап салаватлар әйтүдән, бергәләп догалар кылудан гыйбарәт. Без дә Мәүлид уңаеннан оештырылган чарада динебез хакында вәгазьләр сөйләрбез, салаватлар әйтербез, Алла боерса”, - диде мәчетнең имам хатыйбы, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. Шулай ук бәйрәмгә килүчеләргә бәйрәм ашы да әзерләнә.
Бәйрәм чарасы сәгать 10.00дә башлана.