Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин диния нәзарәтендә Саха-Якутия Республикасыннан килгән имам-ахун Рәдиф хәзрәт Бәдретдинов һәм Новосибирск шәһәре имамы Әбделхәмит хәзрәт Шакирҗановны кабул итте. Дустанә сөйләшүгә, фикер алышуга корылган очрашуда сүз Россия төбәкләрендәге һәм республикадагы дини эшчәнлек хакында барды. Дин әһелләре мөселманнарга кагылышлы вәзгыять, нәзарәт башкарган эшләр турында фикер алыштылар.
Шулай ук бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Приморский крае "Туган ил" Татар-башкорт иҗтимагый җәмгыяте рәисе Рамил Килмөхәммәтов һәм Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең урынбасары Марс Тукаев белән очрашты.
2012 елда Владивосток шәһәрендә XII Федераль Сабантуй узды. Cабантуй кысаларында Владивостокта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында беренче мәчеткә нигез ташы салынган иде. Хәзер анда Татарстан ярдәмендә мәчет төзелеше алып барыла. Рамил Мингали улы мөфтигә мәчетнең проектын күрсәтте һәм киләчәктә биредә эшләргә имам кирәк булачагын әйтте. Очрашуда катнашучылар үзара хезмәттәшлек итәргә килештеләр.