Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә дин белгечләре, мөгаллимнәр катнашында киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә урта һөнәри мөселман дини белем бирүче мәдрәсәләр өчен төп уку әсбаплары исемлеге расланды. Исемлеккә дөньякүләм танылган «Нур әл-изах”, “Мохтасәр әл-Кудури”, “Тәфсир әл-Җәләлән” , “әл-Манар” кебек китаплар керде. Әлеге китаплар инкыйлабка кадәр татар мәдрәсәләрендә укытылган хезмәтләр. Әлеге хәнәфи мәдрәсәләр өчен классик хезмәтләрдән тыш исемлектә инкыйлабка кадәр татар мәдрәсәләрендә киң таралыш алган Әхмәт Һади Максудиның “Мөгаллим сәни”, “Гыйбадәт әл-Исламия”, Габдрахман Карабашның “Тәҗвит Карабаш” китаплары да бар.
Мәдрәсәләр өчен әсбаплар исемлеге расланды
22 гыйнвар 2014 ел 14:34

Соңгы яңалыклар
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы