15 гыйнварда Апанай мәчетендә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәм чарасы уздырыла. Әлеге чарада Пәйгамбәребезне (с.г.в.) олылап вәгазьләр сөйләү, касыйдә (Пәйгамбәр турында поэма) уку, догалар кылу, салаватлар әйтү ниятләнелә.
Чарада теләгән һәркем катнаша ала. Сәгать 18.00 дә башлана.