7 гыйнварда мөфти Камил хәзрәт нәзарәттә чираттагы сөйләшүләрне уздырды. Аерым алганда ул, Азнакай районы имам-мөхтәсибе Гамирҗан хәзрәт Якупов һәм "Инсан медиа груп" оешмасы генераль директоры Мәсхүт Миңнуллин белән очрашты.
Очрашуларда сүз дингә хезмәт итү, дини эшчәнлеккә кагылышлы мәсьәләләр турында барды. Азнакай имам-мөхтәсибе мөфтигә узган ел мөхтәсибәттә башкарылган эшләргә хисап тотты һәм райондагы дини вәзгыять турында сөйләде.
Шулай ук мөфти белән очрашучылар Камил хәзрәткә үзләренең фикер-теләкләрен, гозерләрен җиткерделәр.