Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә бер төркем дин әһелләре, нәзарәт вәкилләре Балтач районының Борбаш авылында Мәүлид бәйрәмендә катнашты. Шулай ук мөфти район җитәкчесе Нотфуллин Рамил Рәшит улы белән очрашты. Очрашуда район имам-мөхтәсибе, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев та катнашты. Әлеге очрашуда сүз җирлектә дини эшләрне алып бару, район җитәкчелеге белән дин әһелләре арасындагы хезмәттәшлек турында барды.
Балтач районыннан Казанга кайтканда дин әһелләре Арча районының “Көнбатыш” мәчетендә тукталып икенде намазын укыдылар.