Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Волгоградтагы терактта мәрхүм булганнарның һәм зыян күргәннәрнең якыннарына 1 млн сум акча күчерде. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт: "Без, мөселманнар, кайгы килгәннәргә битараф калырга тиеш түгел. Безнең динебез авыр хәлләргә тарыганнарга ярдәм итәргә чакыра. Менә шул хакта уйлап, Волгоградта мәрхүм булганнарның һәм зыян күргәннәрнең гаиләләренә ярдәм итү ниятеннән 1 млн сум акча күчерергә дигән карарга килдек", - диде.
Белгәнебезчә, кичә һәм бүген Волгоградта террорлык актлары кылынды. Бу уңайдан Татарстан мөфтие белдерү белән чыкты: " Мондый явызлыкка, кешелексезлеккә барганнарны кеше дип атарга да ярамый, алар бу дөньяда да, ахирәттә дә җәзага тартылырлык. Бу гамәлне кемнәр генә кылмасын, аларның дингә бернинди катнашы юк, чөнки дин гаепсезләрнең гомерен кыярга чакырмый! Террорчылар тагын Аллаһы Тәгалә биргән иң зур, кадерле һәм кагылгысыз бүләк – кеше гомеренә кул суздылар. Террорчыларга кешелеклелек хас түгел. Аларның явызлыгы бернинди аклауларга лаек түгел. Изге Коръән безне гаепсезгә бер кешене үтереү – бөтен кешелекне үтерүгә тиң дип өйрәтә. Волгоградтагы хәл – куркыныч гөнаһ. Бу - гомумкешелек кыйммәтләренә, безнең барчабызга, мәрхәмәтле булып, изгелекләр кылып тыныч тормышта яшәргә ниятләгәннәргә каршы килү".