30 декабрьдә РИИ да «Татар матбугатында ислам дине темасы: үткәне, бүгенгесе, киләчәге» дигән темага багышланган «түгәрәк өстәл» үткәрелде. Чараны "Ислам порталы" Россия ислам институты белән берлектә оештырды. Танылган татар журналистлары татар журналистикасының бүгенге торышы, дини теманы яктырту үзенчәлекләре, кыенлыклары хакында фикер алышты.
Югары дини уку йорты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин журналистларны социаль челтәрләргә игътибарлырак булырга чакырды. " Яшьләр социаль челтәрләрдә утыралар һәм тормышка карашлары шундагы мәгълүматлар аша туа. Социаль челтәрләр бик куркыныч иллюзия тудыра торган җирлек. Татарстан бик тыныч төбәк иде. Хәзер социаль челтәрләргә керсәң шулкадәр күп тәнкыйть, бөтенләй башка уй туа. Татар журналистларына үзләренең объектив язмаларын, тапшыруларын таратырга, республикадагы вәзгыятьне интернетта да күрсәтергә кирәк", - дигән фикерне җиткерде.