29 декабрьдә Казанның «Ярдәм» мәчетендә бер төркем татар зыялылары 17 ноябрь кичендә котычкыч һава казасында һәлак булучыларны искә алдылар. 26 декабрьдә Мәскәүдән килүче очкыч пассажирлары һәм экипажы бу якты дөньядан китүенә 40 көн тулган иде. Мәҗлескә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Марат Галиев, Разил Вәлиев, Ринат Закиров, Харис хәзрәт Салихҗанов, сөекле җырчыларыбыз Миңгол Галиев һәм Гөлзада Сафиуллина, морза Корбангали Юнысов, журналистлар Гамира Гаделшина һәм Рәшит Минхаҗ чакырылганнар иде.
Иң башта Коръән мәҗлесенә чакырылганнарны Илдар хәзрәт Баязитов, мөгаллимә Мәликә Гыйльметдинова мәчет буйлап йөртеп чыктылар. Әлеге комплекс үз эченә гыйбадәтханә белән берлектә сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен реабилитиция үзәген дә тәшкил итә. Коръән мәҗлесен мәгаллим Фәнис хәзрәт (ул шәкертләрне компьютер кулланырга өйрәтә) аятьләр укудан башлап җибәрде. Соңыннан матур табын артында кунаклар да сүз алдылар. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров әйтүенчә, мәмкинлекләре чикле балаларны шушылай җыеп тәрбияләү, укыту — бик тә мәрхәмәтле эш. Әле экскурсия барышында да, Ринат әфәнде татар теле укытылуы торышын, татар теленең сукырлар өчен компьютер программаларда куллануы турында да сораштырып йөрде, бу юнәлештә башкарылган эшләрне хуплавын һәм БТК алга таба бу эштә ярдәм итәчәген белдерде. Мартта Казанда үтәчәк татар авыл эшмәкәрләре җыены делегатларын да бу мәчеткә алып киләчәген ассызыклап әйтте.
Әлфия Миңнуллина, http://tatar-congress.org