28 декабрьдә ТР МДНдә мәдрәсә җитәкчеләре җыелышы үткәрелде. Сөйләшү башында мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр нәзарәтнең мәдрәсәләрдәге укытуга карашы, таләпләре хакында җиткерде. Классик ислам фәннәрен һәм гарәп телен тирән белгән кадрлар әзерләү мөһимлеген ассызыклады. "Моны тормышка ашыру өчен махсус комиссия дөнья күләмендә, шул исәптән инкыйлабка кадәр татар мәдрәсәләрендә өйрәнелгән уку әсбапларын сайлап алды", - дип билгеләп үтте Рөстәм хәзрәт.
Нәзарәтнең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт Таһиров җыелышта катнашучыларны уку-укыту планын әзерләү эше белән таныштырды. Мөгаллимнәр уку планнары өчен төп уку әсбапларын барладылар. Шулай ук алар гражданлык-хокукый һәм ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләү турында дәресләр кертү мөһимлеге турында фикер алыштылар.
Җыелыш ахырында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр “Татарстан тарихы” курсына Россия мөселманнарының диния нәзарәте тарихы турындагы бүлекне кертүгә тукталды.
http://dumrt.ru/node/11381 - фоторепортаж.