Үткән ял көннәрендә ТР МДНнең дәгъват бүлеге һәм "Зәкят" хәйрия фонды хезмәткәрләре Арчаның Апаз һәм Лаеш районының Хәерби авылында вәгазь кичәләре уздырдылар.
Авыл мәчетләрендә үткәрелгән чарага төрле яшьтәгеләр җыелды. Дәгъват бүлеге белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев аларга иман турында вәгазь сөйләде, аннары сорауларга җавап бирде.