Бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин житәкчелегендә Диния нәзарәте делегациясе Күвәйткә эш сәфәре кыла. Мөфтине һәм нәзарәт вәкилләрен Күвәйткә әлеге илнең дин эшләре буенча министырлыгы чакырды. Сәфәр кысаларында Камил хәзрәтнең Күвәйтнең дин әһелләре белән очрашулары каралган.