22-24 ноябрь көннәрендә Төркиянең Истамбул шәһәрендә Коръәнне яттан белүчеләр арасында конкурс уздырылды. Әлеге бәйгедә БДБ илләре, шулай ук Россия вәкилләре дә катнашты. Татарстаннан тыш Чечня, Дагыстан хафизлары үзләрен сынады.
Конкурс өч номинациядә узды: Изге китапны тулысынча яттан белүчеләр, Коръәннең 20 һәм 10 өлешен белүчеләр. Россия ислам университетының Коръән-хафизлар әзерләү үзәгендә укыган Сәетҗамол Довыдов икенче номинациядә беренче урынны алды. Төркиягә ул Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенең җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабиров җитәкчелегендә барды.
30 хафиз катнашкан бәйгене Ислам дөньясы лигасының Бөтендөнья Коръән -хафизлар оешмасы үткәрде. Лиганың генераль сәркатибе Габдулла ибн Али Басфар бүләкләрне шәхсән үзе тапшырды. Танылган хафизлардан торган жюри катнашучыларның Изге китапны яттан белүләре белән бергә аны камил итеп, матур укуларына бәя бирделәр.