Казанда Идел буе федераль төбәге имамнарының квалификациясен үстерү курсларына килгән икенче төркемнең укулары тәмамланды. Гыйлемнәрен ныгыту ниятеннән башкалабызга җыелган имамнар белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, мөселман дин әһелләре квалификациясен үстерү үзәге җитәкчесе Габдулла Гыйләҗев һәм башкалар очрашты.
Камил хәзрәт очрашуны Изге Коръән аятьләрен укудан башлады, аннары имамнарны нәзарәт исеменнән сәламләде. Имамнарга курсларда укулары турындагы таныклыкларны тапшырды. Очрашуның рәсми өлеше тәмамлангач, төрле төбәкләрдән килгән дин әһелләре Камил хәзрәткә дини эшчәнлекне оештыруга һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сорауларын бирделәр. Хәзрәт барлык сорауларга җавап биреп, үзенең үгет-нәсыйхәтләрен дә җиткерде, Казанда туплаган гыйлемнәрнең дини эшчәнлек алып баруда файдасы тисен, дип теләде.
Курсларда икенче төркемдә Пермьнән, Пензадан, Ульян өлкәсеннән, Мордовия, Чувашиядән килгән 30 дин әһеле укыды. Шулай ук үзәктә республиканың Апас, Яшел Үзән, Кама Тамагы районнары имамнары 4-14 ноябрь көннәрендә белемнәрен ныгытты. Ун көн дәвамында имамнар ислам өйрәтүләре, хокуклары, Исламда дини агымнар, татар халкы дини-рухи мирасы, диннәргә кагылышлы Россия законнары һәм башка темаларга чыгышлар тыңладылар. Дәресләрне Россия ислам институты мөгаллимнәре, дөньяви һәм дини уку йортларының алдынгы дин белгечләре алып барды.