13-14 ноябрьдә Гашүрә көне уңаеннан Кабан арты мәчете иҗтимагый ашханәсендә ураза тотучылар өчен ифтар-мәҗлес үткәрелә. Бу көннәрдә мәчеттә Гашүрә көне турында аңлатып вәгазьләр укылачак.
Гашүрә көне мөхәррәм аеның 10 нчы көненә, ә милади календарь буенча быел 13 нче ноябрьгә туры килә.Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) үзенең бер хәдисендә: «Рамазан уразасыннан соң иң фазыйләтле ураза мөхәррәм аенда тотылган уразадыр», – дип билгеләп үтә. Икенче бер хәдисендә: “Мөхәррәм аенда бер көн ураза тоткан кешегә 30 көн ураза тоткан кадәр савап язылыр”, – ди. Мөхәррәм аенда Гашүрә көне булуы аның кыйммәтен, мөһимлеген тагын да арттыра. Гашүрә көнендә игелекле гамәлләр кылырга һәм мөхәррәм аеның 9, 10 һәм 11 нче көннәрендә уразалар тоту бик саваплы гамәлләрдән санала.