Бүген ТР МДНдә мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр җитәкчелегендә авыл җирлегендә эшләүче яшь имамнарга грант бирү комиссиясе утырышы үткәрелде. Комиссия составына мөфти урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм нәзарәтнең төрле бүлек белгечләре керде.
Утырыш барышында Яшел Үзән, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Биектау, Лаеш, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Кукмара районнары авылларында дини эшчәнлек алып баручы 40тан артык имамның гаризалары каралды. Аларның һәркайсын комиссиягә район имам-мөхтәсибе тәкъдим итте, аннары яшь имамнар үзләре белән таныштырдылар, авыл мәхәлләсе тормышы хакында сөйләделәр, эшләренә хисап тоттылар.
Белгәнебезчә, Камил хәзрәт Татарстан мөфтие булып сайлангач республика авылларында яшәүче һәм дини эшчәнлек алып баручы яшь дин әһелләренә матди яктан булышлык күрсәтү максатыннан 180 мең сум күләмендә грантлар бирелә башлады. Әлеге грантлар яшь имамнарга инде берничә мәртәбә бирелде. Грант алырга нәзарәткә мөрәҗәгать иткән һәр имамның эшчәнлеге комиссия тарафыннан тикшерелә, барлана.