"ДУМ РТ ХАДЖ" - Согуд Гарәбстанында хаҗиларга тулы медицина ярдәме күрсәтә алган Россиянең бердән-бер хаҗ операторы. Бу Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белән алдан ук әзерлек эшләре алып баруы, аңлашып хезмәттәшлек итүе нәтиҗәсе булып тора. Быел хаҗиларны изге сәфәргә 12 табиб озата барды. Алар ярдәм күрсәтү өчен кирәкле дарулар, медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән иде. Хаҗ сәфәренең барлык гыйбадәтләрен үтәгәндә дә, экскурсияләргә барганда да хаҗиларны табиблар махсус киемнәрдә, күчереп йөртә торган медикаментлар белән озата йөрделәр. Яшәү урынында, хаҗ гыйбадәтләре кылына торган Мина һәм Гарәфәт үзәнлегендә медицина ярдәме күрсәтү пунктлары эшләде, хаҗилар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында бирегә килеп, үзләренең сәламәтлекләренә кагылышлы борчуларын җиткерә алдылар.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм “ДУМ РТ ХАДЖ” Татарстан Хөкүмәтенә, Сәламәтлек саклау министрлыгына булышлык күрсәтүләре һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерә. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме һәм табибларның олуг хезмәтләре белән хаҗиларга профессиональ медицина ярдәме күрсәтелде. Аллага шөкер, хаҗиларыбыз туган илебезгә исән-сау әйләнеп кайттылар. Ихластан быелгы хаҗ вакытында үзләренең һөнәри урычларын югары дәрәҗәдә башкарган һәм 1200 хаҗиның сәламәтлеге сагында торган табибларга рзхмәтләребезне җиткерәбез.
Фотогалерея: http://dumrt.ru/node/10514