29 октябрьдә Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Әлмәт мәдрәсәсе мөгаллимнәр коллективына яңа директорны тәкъдим итте. Әлмәт мәдрәсәсен районның имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов җитәкләячәк.
Рөстәм хәзрәт мөгаллимнәр алдында чыгыш ясады, аларга мөфти Камил хәзрәтнең сәламнәрен, теләкләрен җиткерде, мәдрәсә директорын билгеләү турындагы карар белән таныштырды. Шулай ук очрашу вакытында мәдрәсәдәге вәзгыять, уку барышы турында сөйләшү булды.