ТР МДН балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен “Күңелле каникуллар” дип аталучы акция уздыра. Балалар өчен махсус программа эшләнгән. Программада Казан циркына, аквапаркка, кинотеатрга, театрга бару, атта йөрү һәм төрле экскурсияләр оештыру каралган.
Нәзарәтнең хәйрия бүлеге хезмәткәрләре Казан девиант тәртипле балалар йортында тәрбияләнүчеләрне Казан циркына алып бардылар. Ял көне исә Чистай балалар йортындагы балалар “Ярдәм” мәчетендә булып, күзләре күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге белән таныштылар, аннары циркка юл тоттылар.
5 ноябрьдә Чистай балалар йортында тәрбияләнүчеләрне аквапаркка, кафега алып бару көтелә. 7 ноябрьдә исә Нурлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Казанга сәфәр оештыру ниятләнелгән.