Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чечня Республикасына эшлекле сәфәр кыла. Мөфти белән бергә Чечняга аның урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Мөселман эшкуарлары берлеге җитәкчесе Радик Гафуров та юл тотты.
Сәфәр кысаларында Чечня Президенты Рамзан Кадыйров һәм мөфти Солтан Мирзаев белән очрашу, Грозный шәһәре мәчетләрендә булу ниятләнелгән. Эшлекле сәфәр 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.