Бу көннәрдә Татарстаннан киткән меңнән артык мөселман изге хаҗ сәфәрендә. Берничә көн элек "ДУМ РТ ХАДЖ" программасы буенча киткән бер төркем хаҗилар гомрә хаҗын кылды, дип хәбәр итә http://dumrt-haj.ru.
Татарстан хаҗилары өчен Мәккәдә изге урыннарга төрле экскурсияләр дә оештырылды. 7 октябрь көнне алар автобусларда хаҗ кылына торган урыннарга бардылар. Хаҗилар Гарәфә, Нур, Саур тауларын, Мина, Моздәлиф үзәнлекләрен күрделәр. Төркем җитәкчеләре булган имамнар хаҗиларга әлеге урыннарның тарихын һәм асыл төшенчәләре турында сөйләделәр.
Фоторепортаж: Татарстан хиҗилары – 2013 http://dumrt.ru/tt/node/10186