10 октябрьдә нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе, Президентның Дәүләт Советындагы вәкаләтле вәкиле Әсгать Сәфәров белән очрашты. Очрашуда шулай ук аның урынбасары – Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гатауллин, мөфти урынбасары, нәзарәтнең социаль проектлар җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов, нәзарәтнең җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе җитәкчесе, “Хузур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин катнашты.
Очрашу барышында сүз Татарстан мөселманнар өммәте мәсьәләләре, җәмгыятьнең рухи-әхлакый торышы, нәзарәт белән хөкүмәт оешмалары арасындагы хезмәттәшлек турында барды.
Камил хәзрәт Әсгать Сәфәровка мөфти булып сайлангач ярты ел вакыт эчендә башкарылган эшләр, мөфтият проектлары, фән, мәгариф, иҗтимагый, мәгълүмат өлкәләрендә тормышка ашырырга ниятләнелгән гамәлләр хакында сөйләде.
Бүгенге көндә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте үз эченә 45 мөхтәсибәтне, 1523 мәчетне, 10 мәдрәсә, 350 мәктәп, 33 мөселман матбугат чарасын берләштерә. ТР МДН Россиядәге үзәкләштерелгән дини оешмалар арасында иң күп мәхәлләле оешма булып тора.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/10164