Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов һәм Евразия икътисад комиссиясе әгъзалары белән берлектә Болгарны карады. Рәсми кунакларны Болгарның дини кыйммәтләре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин таныштырды.
Камил хәзрәт кунакларга 922 елда Идел буе болгарлары тарафыннан рәсми рәвештә Ислам кабул итүгә багышланган Истәлек билгесе бинасында сакланучы дөньядагы иң зур басма Коръән һәм Ибн-Фадлан картасы хакында сөйләде. И.Шувалов картаны караганнан соң Россия төбәкләрендә ислам таралу картасын эшләргә тәкъдим итте. Соңыннан ул журналистлар белән аралашканда: “Соңгы өч елда Болгарда алып барылган эш нәтиҗәләрен күреп хәйран калдык”, - дип белдерде.