2 октябрь көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ислам үсеш банкының Хосусый секторны үстерү буенча ислам корпорациясе баш идарәчесе Халед Әл Әбүди (Согуд Гарәбстаны) белән очрашты. Халед Әл Әбүди Россия һәм Ислам оешмасы конференциясенә кергән илләрнең KAZANSUMMIT 2013 – V Халыкара икътисад саммитында катнаша.
Очрашуда мөфти кунакны Татарстан мөфтияте, дини өлкәдәге тенденцияләр, тормышка ашырыла торган яңа проектлар белән таныштырды.