3 -4 октябрьдә Казанда “EURO-ASIA EXPO 2013” халыкара күргәзмә кысаларында “Хәләл индустриясе” дип аталган форум узды. Форум эшендә катнашу өчен хәләл товарлар җитештерүчеләр һәм хезмәт күрсәтүчеләр, предприятиеләр экспертлары, фәнни җәмәгатьчелек һәм дәүләт хакимият вәкилләре чакырулы иде.
Форумны «Евро-Азия Экспо» җаваплылыгы чикләнгән оешмасы һәм Татарстан мөфтияте карамагындагы “Хәләл” стандарты буенча комитет оештыра.
Форум “Россиядә хәләл индустриясе үсеше тенденцияләре һәм перспективалары” темасын үз эченә ала. Җыенда Россиядә продукцияне читкә чыгару һәм Россиягә чит илдән кертү, “Хәләл” индустриясен Европа – Азия җирлегендә үстерү, дәүләт органнары белән хезмәттәшлек итү, җитештерү технологияләре һәм күзәтчелек мәсьәләләре каралды.