24 сентябрьдә Чирмешән районы мәдәният йортында “Иман кичәсе” дип аталган әхлакый-тәрбияви чара уздырылды. Анда Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, нәзарәтнең дәгъват бүлеге хезмәткәрләре Тимергали хәзрәт Юлдашев, Руслан хәзрәт Фәрхетдинов, район имам-мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин, җирле хакимият вәкилләре, район халкы катнашты.
Кичәгә барлыгы 200дән артык кеше җыелган иде. Нияз хәзрәт барлык катнашучыларга мөфтинең сәламләрен җиткерде һәм Аллаһы Тәгаленең әҗер-саваплары, динебез кыйммәтләре хакында вәгазь сөйләде. Шулай ук Руслан һәм Тимерали хәзрәтләр дә вәгазьләр сөйләде. Моннан тыш РИУ мөгаллиме Ильяс Халиков мөнәҗәтләр укыды. Кичә ахырында Нияз хәзрәт җыелган халыкның сорауларына җавап бирде.