27-28 сентябрьдә Санкт- Петербургта Эрмитажда « Россиядә Ислам. Фән һәм мәгариф” дип аталган фәнни-гамәли конференция уздырыла. Әлеге халыкара чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, РИУ ректоры, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин катнаша. Рөстәм хәзрәт “Дөньяви һәм дини уку йортларында исламны өйрәтү” дип аталган чыгыш ясады. Рәфыйк әфәнде үзенең чыгышында бүгенге көндә Россиядә мөселман мәгарифе проблемалары һәм алгарышлары хакында сөйләде.