Татарстан мәчетләрендә Корбан бәйрәменә әзерлек башланды. Корбан чалдырырга теләүчеләр корбанлык терлек сорап мәчетләргә мөрәҗәгать итә ала. Казан мөхтәсибәтендә белдерүләренә караганда, быел “Мәрҗани”, “Кабан арты”, “Ризван”, “Әҗем”, "Нурислам”, “Ярдәм”, “Сөләйман”, “Хузәйфа”, “Ислам” һәм башка мәчетләрдә корбанлыклар әзерлиләр. “Ярдәм” мәчете корбан итеп эре мөгезле терлек чалырга теләүчеләрдән генә гаризалар кабул итә.
Барлык мәчетләрдә дә корбан чалуларда санитар нормалар үтәлергә тиеш.
Корбан бәйрәме Ураза бәйрәме тәмамлангач 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләнә. Мөселманнарның иң зур бәйрәме булып санала. Казыйлар быел корбан чалу өчен нисабны көмеш бәясеннән хисаплаганда 12 мең сум күләмендә итеп исәпләргә тәкъдим иттеләр.