17 сентябрьдә Новороссийски шәһәре Октябрь районы суды шәһәрнең транспорт прокуратурасы дәгъвасын канәгатьләндерде һәм Эльмир Кулиевның Коръәннең русчага тәфсирен - «Смысловой перевод священного Корана на русский язык» дип аталган китабын экстремист китап дип тапты.
Әлеге уңайдан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәсми белдерү белән чыкты:
“Шиксез, безнең җәмгыять илебезгә төзәтә алмаслык зыян салучы, бер-береңне күрәалмаучылыкка китерүче экстремист һәм радикаль идеяләр таралуга каршы бөтен көчен куярга тиеш. Әмма Изге Коръән тәрҗемәсен, хәтта бик үк төгәл башкарылмаган һәм чынлап та, дини яктан тәнкыйтькә лаек булган очракта да, федераль экстремист әдәбият исемлегенә кертү бу бурычны үтәми.
Киресенчә, бу кадәр уйланмаган һәм мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре фикерләре белән хисаплашмыйча кабул ителгән карар Россия мөселманнарын туган илләренә каршы куя һәм сепаратизм, Россиягә каршы фикерләр таралуга җирлек барлыкка китерә.
Элегрәк тә кайбер район судлары аша классик дини хезмәтләр тыелу очраклары күзәтелде. Мәсәлән, Ибн-Хишамның «Мөхәммәд Пәйгамбәр тормыш юлы” (Жизнеописание пророка Мухаммада») китабы, “Имам Ән-Нававиның 40 хәдисе” җыентыгы.
Район судларындагы очраклы экспертларның карарлары тыелган материалларга җәмәгатьчелек игътибарын арттыра гына. Аларны интернеттан табып уку авыр түгел. Шулай итеп бу тыюлар экстремистик идеяләрне популярлаштыра гына. Дәүләт позициясе тыелган әдәбият исемлеге урынына дәүләт экспертлары, шулай ук дәрәҗәле дин галимнәре, нәзарәт вәкилләре белән бергә ышанычлы, тикшерелгән әдәбият исемлеген булдыруда ныграк күренер иде.
Хәзерге вакытта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дәүләткә китаплар тыюга кагылышлы проблеманы хәл итүнең лаеклы юлын тәкъдим итәрлек, бер мәйданда илнең иң яхшы белгечләрен туплаган һәм Россия күләмендә эшләүче мөфтиятара шура төзү буенча тәкъдимнәр әзерли.
Килеп туган вәзгыятьтә танылган дин әһелләре, галимнәре көче белән Коръән тәрҗемәсе үрнәген әзерләү дә бер мөһим адым булыр иде. Мондый басма Россия судлары тарафыннан Коръән тәфсирләрен тыю тәҗрибәсенә яхшы альтернатива булыр иде".