Мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров һәм дәгъват бүлеге хезмәткәре Руслан хәзрәт Фәрхетдинов Әгерҗе районы Ямурза авылында булдылар. Алар җирлектәге эшкуар Илшат Сәхипов ярдәме белән төзелеп килүче мәчет төзелешен карадылар. Аннары Мәдәният йортында мөселманнарга хас сыйфатлар, балаларга рухи тәрбия бирү хакында вәгазьләр сөйләделәр. Вәгазьләрдән соң Нияз хәзрәт Сабиров авыл халкы биргән сорауларга җавап бирде. Шулай ук ул авыл мәчете имамы Илъяс хәзрәт Сәхиповка һәм Илшат Сәхиповка дин юлындагы эшчәнлекләре өчен рәхмәт әйтеп, мөфти исеменнән бүләкләр тапшырды.
Шуны да әйтергә кирәк, Илшат әфәнде авылда мәдрәсә дә төзи. Алла боерса, мәдрәсә быел үзенең эшчәнлеген башлар дип көтелә.