Бүген Зәйдә 27 нче мәчет ачылды. 150 намаз укучыны сыйдырышлы таш мәчетне ачу тантанасында мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Зәй районы имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Хәйруллин, Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфис хәзрәт Гайфуллин, хакимият вәкилләре, мәхәллә халкы катнашты.
Мәчетне ачканда Рөстәм хәзрәт мәхәллә халкына мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен җиткерде һәм мәчетне төзүчеләргә мөфтинең “Рәхмәт хаты”н тапшырды.