ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Нурлат районында имамнар белән очрашты. Камил хәзрәт белән бергә аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да райондагы имамнар эшчәнлеге белән танышты.
Камил хәзрәт район хакимияте башлыгы Наил Шакиров белән очрашып, үзара хезмәттәшлек, җирлектә дини эшчәнлек алып бару хакында сөйләште. Очрашудан соң мөфти төзелеп килүче мәдрәсә бинасын карады һәм район имамнарына шәһадәтнамәләр тапшырды. Мөфти кулыннан барлыгы 41 имам шәһадәтнамә алды. Нурлат районы имам-мөхтәсибе итеп Айрат хәзрәт Әюпов расланды. Камил хәзрәт дин әһелләрен актив рәвештә дини һәм иҗтимагый эшчәнлек алып барырга, татар халкының рухи байлыгын сакларга чакырды.