Кол Шәриф мәчетендә “Татар халкының рухи тормышында кулъязма Коръән” дип аталган күргәзмә ачылды. Күргәзмә ачылышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Күргәзмәгә Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Кулъязма һәм музыкаль мирас үзәге фондында сакланучы сирәк һәм үзенчәлекле Коръән кулъязмалары куелды.
Күргәзмә көн саен эшли.