13 сентябрьдә Балтач районы үзәк мәчетендә дин әһелләре мәхәллә халкы белән очрашты. Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, дәгъват бүлеге хезмәткәре Руслан хәзрәт Фәрхетдинов Коръән кушканча яшәү, балаларны тәрбияләү турында вәгазьләр укыдылар. Әлеге вәгазь кичәчендә район имам-хатыйбы, баш казый Җәлил хәзрәт якынлашып килүче Корбан бәйрәме үзенчәлекләре турында сөйләде. Шулай ук чарада мөнәҗәтләр укылды.