"Ярдәм” мәчете эшчәнлеге белән Россия сукырлар җәмгыяте вәкилләре танышты. Җәмгыятьнең Татарстан һәм Идел буе төбәге бүлеге рәисе Владимир Федорин һәм Казан бүлеге җитәкчесе Николай Колесников мәчеттәге күзләре күрмәчеләрне укыту-тернәкләндерү мөселман үзәгендә булдылар. Аларны биредә Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов һәм “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлов, үзәк директоры Мәликә Гыйлметдинова каршы алды.
Илдар хәзрәт кунакларга үзәк эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде, шулай ук тулай торак, дәресләр укытыла торган бүлмәләр, релакс, массаж кабинетларын күрсәтте. Җәмгыять вәиклләре күзләре күрмәүчеләр белән дә аралаштылар һәм үзәк колачлы эш алып барылуын билгеләп үттеләр. Биредә күзләре күрмәчеләргә бөтен шартлар тудырылган, алар курорттагы кебек диделәр. Азактан Владимир Федорин һәм Илдар хәзрәт үзара хезмәттәшлек турында килештеләр.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/9783