14 сентябрьдә Лаеш районының Сакура бистәсендә "Юлчы" мәчетен ачу бәйрәме уздырыла. Мәчет ачылышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашуы көтелә. Бәйрәмгә Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти, шәйхел-ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм башка күп сандагы кунаклар чакырылган.
Яңа мәчет олы юлы буена урнашкан. Сәфәр кылучылар да бирегә тукталып намазларын укып китә алалар. Мәчет 2006 елда салына башлаган иде.