Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Корбан бәйрәме уңаеннан җәмәгать урыннарын бәйрәмчә бизәүгә конкурс игълан итә. Конкурста җәмәгать оешмалары: кафе, ресторан, сәүдә нокталары, уку йортлары, мәчетләр һәм башкалар катнаша ала.
Конкурска гаризалар 1 октябрьдән – 13 октябрьгә кадәр Казан, Тукай урамы,3 нче йортта кабул ителә. Яки ТР МДНнең “Хәләл” комитеты почтасына ( info@halalrt.com ) юлларга мөмкин. Гаризада оешманың, катнашучының төгәл адресы, телефон номеры күрсәтелергә тиеш.
Җәмәгать урыннарын төрле юллар белән бизәргә мөмкин.
Кабул ителгән гаризалар нигезендә ТР МДН комиссиясе 13-15 октябрьдә оешмаларның бизәлешен бәяли. Конкурс нәтиҗәләре нәзарәтнең рәсми сайты www.dumrt.ru га урнаштырылачак. Җиңүчеләргә Татарстан мөфтие исеменнән бүләкләр, шулай ук ТР МДН кубогы тапшырылачак.
Конкурс турында мәгълүматларны түбәндәге телефоннарга шалтыратып: +7 (843) 210-30-80, 8 (927) 670 49 99 яки www.dumrt.ru, www.halalrt.com сайтларыннан белергә мөмкин.