«Хузур» нәшрият йортының яңа уникаль проекты - Android һәм iOS өчен Россиянең барлык хәләл урыннарын күрсәтүче HalalGid.ru дип аталган актуаль навигатор эшли башлады. Хәзер интернетны телефоннар, планшетлар, смартфоннардан файдаланучылар да HalalGid.ru навигаторы аша тиз арада хәләл-нокталарны табарга мөмкин.
Навигатор мәгълүматлары көн саен яңартыла. Биредә мәчетләр, хәләл рестораннар, кафелар, кибетләр, мөселман оешмалары һәм башкалар турында информация тупланган. Шунысы да үзенчәлекле, halalgid.ru га үзеңнең мәгълүматларны да өстәргә мөмкин.