Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар шурасының чираттагы җыелышы үткәрелде. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендә үткән утырышта казыйлар Корбан гаете, нисаб күләме, никах мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. Шулай ук халыктан килеп ирешкән сораулар тикшерелде.
Корбан бәйрәме быел 15 октябрьгә туры килә. Казыйлар корбан чалу өчен нисабны көмеш бәясеннән хисаплаганда 12 мең сум күләмендә итеп исәпләргә тәкъдим иттеләр.