Үткән ял көннәрендә хаҗга баручы төркемнәрнең җитәкчеләре очрашты һәм хаҗ кылуга кагылышлы беренче укулар уздырылды. Хаҗилар төркемнәрне туплау һәм изге сәфәр вакытында уңайлыклар тудыру хакында сөйләштеләр.
Хаҗ кылуга әзерлек кысаларында хаҗиларны озата барачак табиблар белән дә очрашу үткәрелде. Табиблар Согуд Гарәбстаны җирлегендә татарстанлыларга медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы мөһим сорауларны тикшерделәр.
Казанның “Солтан” мәчетендә Габдулла хәзрәт Галиев хаҗга әзерләнү һәм гарәп илләрендәге кагыйдәләр турында җентекләп аңлатты. Моннан тыш махсус әзерләнгән Кәгъбатулла макеты ярдәмендә хаҗ кылу тәртипләре күрсәтелде.
Хаҗ сәфәренә җыенучылар укуларның яхшы оештырылуын һәм кирәкле мәгълүматлар бирелүен билгеләп үттеләр. Киләсе укулар шулай ук “Солтан” мәчетендә 14-15 сентябрьдә булачак.
Укуларны үзләре дә берничә мәртәбә хаҗ кылган тәҗрибәле, гыйлемле имамнар уздыра. Хаҗ кылучылар өчен махсус комплект әзерләнгән. Әлеге комплектка хаҗ киеменнән тыш татар һәм рус телләрендәге белешмәлекләр, китаплар да кергән, дип хәбәр итә http://dumrt-haj.ru.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/9731