Үткән якшәмбедә Tүбән Каманың Каенлы авылында җирле мәчет төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан бәйрәм үткәрелде. Әлеге күркәм чарага Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр да кунак буларак чакырылган иде. Бәйрәмдә авыл халкы, хакимият вәкилләре, җирлектәге дин әһелләре катнашты. Рөстәм хәзрәт мәчеткә ярдәм күрсәтүчеләргә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт исеменнән рәхмәтләр җиткерде һәм аларга истәлек бүләкләрен тапшырды. Район имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин үзенең чыгышында әлеге мәчетнең бик күп тарихый вакыйгаларга шаһит булуын – инкыйлабны да, сугыш елларын да кичерүе турында сөйләде.
Бәйрәм уңаеннан «Горэлектротранспорт» оешмасы җитәкчесе Рафил Хәбибуллин мәчеткә компьютерлар алырга сертификат тапшырды. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганеев вәгазьләр язу өчен видеоаппаратура бүләк итте.
Бүгенге көндә мәчеткә балалар да, өлкәннәр дә йөри. Зур тарихка ия мәчет авыл халкына рухи терәк булуын дәвам итә, дип хәбәр итә Түбән Кама хакимияте матбугат үзәге.